СҮЗЛӘР | Җиденче Сүз | 15
(15-18)
ҖИДЕНЧЕ СҮЗ
     Шушы галәмнең аңлашылмаган тылсымын ачучы 

кеше рухы өчен сәгадәт ишекләрен ачтыручы ни кадәр кыйммәтле ике тылсымлы илаһи яшерен мәгънәләр ачкычы булганын һәм сабырлык белән Яратучысына тәвәккәл, сыену һәм шөкер белән Рәззакыннан сорау һәм дога кылу; ни кадәр файдалы һәм ике агу кайтаргыч дару шикелле булганын; һәм Коръәнне тыңлау, хөкемнәренә буйсыну, намаз уку, зур гөнаһларны ташлау; мәңгелек тормыш сәфәрендә ни кадәр мөһим, кыйммәтле, якты бер билет, бер ахирәт азыгы, бер кабер нуры булганын аңларга теләсәң; шушы хикәяткә кара, тыңла:
     Бервакыт бер солдат, сугыш һәм имтихан мәйданында, файда һәм зарар буталчыклыгында бик куркыныч бер хәлгә төшә:
     Уң һәм сул ягыннан ике тирән җәрәхәт белән яралы һәм артында куркыныч бер арслан аны ашар өчен һөҗүм итәргә көтеп тора. Һәм каршысына бер дар агачы куелган, бөтен сөйгәннәрен асып юк итеп бара. Аны да көтеп тора. Һәм шушы хәленең өстенә озын бер сәфәре дә бар, шунда куыла. Бу бичара, шушы дәһшәт эчендә кайгы-рып, уйланып торган вакытта, уң ягында Хызыр кебек хәерле, нурани бер зат пәйда була. Аңа әйтә: “Кайгырма. Сиңа ике тылсым өйрәтермен. Яхшы итеп куллансаң, ул арслан сиңа хезмәтче бер ат булыр. Һәм ул дар агачы сиңа күңел ачу һәм ял итү өчен яхшы бер атынгычка әверелер. Һәм сиңа ике дару бирермен. Яхшы итеп куллансаң, начар исле бу ике яраң "Мөхәммәд Гөле" (Аләйһиссаләт-ү вәссәләм) дип аталучы хуш исле ике  матур чәчәккә әверелерләр. Һәм сиңа тагын бер билет бирермен. Аның белән, очкан шикелле, бер еллык юлны бер көндә үтәрсең. Әгәр дә инде миңа ышанмыйм дисәң, бераз тәҗрибә итеп кара. Шуннан соң  дөрес икәнлеген аңларсың". Чыннан да бераз тәҗрибә иткәннән соң, дөрес булганлыгын таныды. Әйе, мин дә, ягъни бу бичара Сәид шулай ук моны раслыйм. Чөнки: бераз тәҗрибә иттем. Бик дөрес дип таптым.
Тавыш юк