СҮЗЛӘР | Җиденче Сүз | 18
(15-18)
     Шулай итеп, әй, ялкау нәфсем!
     Биш вакыт намазны уку, җиде зур гөнаһны ташлау - никадәр аз, рәхәт һәм җиңелдер. Нәтиҗәсе, җимеше һәм файдасының никадәр бик мөһим һәм бөек булганын, акылың булса, бозылмаган булса аңларсың. Һәм, начарлык һәм гөнаһларга сине өндәүче шайтанга һәм ул начар кешегә әйтерсең: Әгәр үлемне үтереп, аерылышуны дөньядан бетерергә һәм, гаҗизлек һәм фәкыйрьлекне кешеләр өстеннән алып ташлап кабер ишеген ябарга чараң булса, сөйлә тыңлыйбыз. Юк икән - тавышыңны  да чыгар-ма. Галәмнең бөек мәчетендә Коръән галәмне укый! Аны тыңлыйк: Ул нуры белән нур-ланыйк. һидаяте белән гамәл кылыйк. Һәм Аны телебезнең зикере итик. Әйе, сүз – Улдыр. Һәм Аңа әйтерләр. Хак булып, Хактан килеп Хак әйтүче һәм хакыйкатьне күрсәтүче һәм нурлы хикмәтне таратучы Улдыр..

***
Тавыш юк