СҮЗЛӘР | Җиденче Сүз | 16
(15-18)
Бу хәлдән соң көтмәгәндә аның сул ягыннан шайтан кебек хәөләкәр, исерек, алдакчы бер кеше, күп зиннәтләр, бизәкле сурәтләр, хыяллар, хәмерләр күтәреп каршысына килеп басты. Аңа шулай диде:
- Әй, иптәш! Кил кил, бергәләп хәмер эчеп күңел ачабыз. Шушы гүзәл кыз сурәтләренә карыйбыз. Шушы матур җырларны тыңлыйбыз. Шушы тәмле ризыкларны ашыйбыз!”
Сорау: Әй, әй, ни ул яшереп кенә авыз эченнән укыйсың?
ҖАВАП: Бер тылсым.
- Ташла шул аңлашылмас эшне. Әзер кәефебезне бозмыйк әле.
С – Әй, кулларыңда нәрсә ул?
Җ - Бер дару.
- Ташла шуны. Сәламәт син. Нәрсәң бар. Хәзер күңел ачу, кул чабу заманы.
С – Әй, шул биш печатьле кәгазең нидер?
Җ - Бер билет. Бер күрсәтмә кәгазе.
- Ертып ташла шуларны. Шундый матур яз көнендә, безгә сәфәр ниебезгә кирәк! - дип, төрле хәйләләр белән алдарга тырыша. Хәтта бу бичара аның ягына бераз авыша да башлый. Әйе, инсан алданыр. Мин дә шундый бер хәйләгә алдандым.
Көтмәгәндә уң ягыннан күк күкрәгән бер тавыш ишетелә. Аңа әйтә: “Сак бул, алданма. Һәм ул ялганчыга шулай дип әйт: Әгәр артымдагы арсланны үтереп, алдымдагы дар агачын ватып, уң һәм сулымдагы яраларны бетереп, куылган сөрген сәфәремне туктату чарасы синдә булса, таба алсаң; әйдә эшлә, күрсәт, барып карыйк. Күрсәткәч кенә “Әйдә күңел ачабыз”, дип әйтерсең. Әгәр булдыра алмыйсың икән, авызыңы да ачасы булма!.. Менә шушы Хызыр кебек изге кеше әйтәселәрен әйтсен.”
Шулай итеп, әй, яшьлегендә көлгән, хәзер көлгәненнән елаучы нәфсем! Бел: Ул бичара солдат - синсең һәм инсандыр. Ә ул арслан исә - әҗәлдер. Һәм ул дар агачы исә - үлем һәм бетү һәм аерылудыр ки: Көн белән төн алмашкан саен һәр дустыбыз саубуллашыр, югалыр. Һәм ул ике яра исә, берсе – интектерүче һәм бетмәгән кешенең гаҗизлегедер; икенчесе – газаплаучы, чиксез бер кешенең фәкыйрьлегедер. Һәм ул сөрген һәм сәфәр исә - рухлар галәменнән, ана карыныннан, балалыктан, картлыктан, дөньядан, кабердән, бәрзахтан, Хәшердән, Сираттан үтүче озын бер имтихан сәфәредер. Ә ул ике тылсым исә - Җәнаб-ы Хакка иман һәм ахирәткә имандыр.
Әйе, шул изге тылсым ярдәмендә үлем, мөэмин кешене дөнья зинданыннан җәннәт бакчаларына, Раһман хозурына алып баручы бер ат сурәтен алыр. Шуның өчендер ки: үлемнең асылын күргән камил инсаннар үлемне сөйгәннәр. Үлем килгәнче үк үлергә теләгәннәр. Һәм, хушлашу һәм аерылышу, үлү, вафат һәм дар агачы кебек булган туктаусыз заман агышы, шул иман тылсымы белән, Сани-и Зүлҗәлалнең яңадан-яңа, төрледән-төрле бизәк могҗизаларын, гаҗәпләндергеч кодрәтен, Рәхмәтенең чагылышларын, ләззәтләнеп күзәтү һәм тамаша кылырга бер сәбәп сурәтен алыр.
Тавыш юк