СҮЗЛӘР | Җиденче Сүз | 17
(15-18)
Әйе, кояш нурындагы төсләрне күрсәтүче көзгеләрнең һәрвакыт үзгәреп яңарып торуы һәм кинокадрларның алмашынып торуы тагын да матуррак күренешләр хасил итәр. Бу хикәядәге ике дару исә, берсе - сабырлык һәм тәвәккәлдер. Яратучысының көч-куәтенә таяну, хикмәтенә ышанудыр. Шулаймы? Әйе, әмеренә хуҗа булган Җиһан Султанына үзенең көчсезлеген танып сыенучы бәндәнең нинди куркусы булсын? Чөнки, иң куркыныч бер бәла каршысында,
диеп, тыныч күңеле белән үзен Рабб-ы Рахименә тапшырыр. Әйе, Аллаһны танучы, гаҗизлегеннән, Аллаһтан куркудан ләззәт алыр. Әйе, чыннан да, куркуда ләззәт бардыр. Әгәр, бер яшьлек баланың акылы булса һәм аннан: “ Иң ләззәтле, иң татлы халәтең кайсыдыр?" дип соралса, ул әйтер иде: " Гаҗизлегемне, көчсезлегемне аңлап, әниемнең татлы шелтәсеннән курка торып, һаман да аның шәфкатьле кочагына сыенган вакытымдыр". Хәлбуки, дөньядагы барча әниләрнең шәфкатьләре Аллаһ рәхмәтенең бары тик бер генә тамчы чагылышыдыр. Шуның өчен дә инде: Камил кешеләр, гаҗизлектә һәм Аллаһтан куркуда шундый бер ләззәт тапканнар ки; үзләренең көч һәм куәтләрен ташлап, гаҗизлек белән Аллаһка сыенганнар. Гаҗизлекне һәм куркуны үзләренә шәфәгатьче итеп алганнар.
Икенче дару исә - Шөкер һәм канәгать белән сорау һәм дога кылу һәм Рәззак-ы Рахимнең рәхмәтенә инанып үзеңне Аңа тапшырудыр. Шулай микән? Әйе, бөтен җир йөзен нигъмәтләр җәймәсе итүче һәм яз фасылын бер чәчәк бәйләме кебек итүче һәм шул җәймә янына аны куючы һәм өстенә сибүче Җәввад-ы Кәрим булган Аллаһның дөньядагы бер кунагына фәкыйрьлек һәм ихтыяҗ ничек читен һәм авыр булсын? Киресенчә, фәкыйрьлеге һәм ихтыяҗы ләззәтле ашау теләге (аппетит) рәвешен алыр. Ашау теләге кебек фәкыйрьлегенең дә артуын теләр, шуның өчен тырышыр. Шуңа күрә дә инде, Камил инсаннар, фәкыйрьлекләре белән мактанганнар. Ләкин ялгыш аңлама! Фәкыйрь булу - Аллаһ каршысында фәкыйрьлегеңне тоеп Аңа ялварудыр. Югыйсә ярлылыгыңны кешеләргә күрсәтеп, теләнеп йөрү дигән сүз түгелдер. Ә ул билет, күрсәтмә кәгазе исә - иң элек намаздан башлап, фарыз гамәлләрне җиренә җиткерүдер һәм зур гөнаһларны ташлаудыр. Шулай мы? Әйе, бөтен хис әһелләренең һәм шаһитләрнең, әүлияләрнең һәм кәшеф әһелләренең берләшеп әйтүләренә килгәндә; бу озын һәм караңгы мәңгелек тормыш юлында ризык һәм азык, нур һәм бурак (ат), бары тик Коръәннең әмерләренә буйсынып һәм тыйганнарыннан сакланып кына кулга керә алыр. Ә менә фән һәм фәлсәфә, сәнгать һәм хикмәтнең кыйммәте бу юлда биш тиен дә тормас. Аларның яктысы бары кабергә хәтле генәдер.
Тавыш юк