Шулай итеп бу кеше, елгалар-таулар аша үтеп, бара-бара буш бер чүллеккә килеп чыкты. Көтмәгәндә куркыныч бер тавыш ишетте. Караса, дәһшәтле бер арыслан агачлык эченнән чыгып, аңа һөҗүм итеп килә. Бу да кача башлый. Һәм, тирәнлеге алтмыш метр булган сусыз бер коега очрый. Куркуыннан коега сикерә. Яртысына кадәр төшкәч, куллары бер агачкатиеп китә, аңа ябыша. Коеның стенасында ул агачның чери башлаган ике тамыры бар икән. Берсе кара, берсе ак ике тычкан, бу ике тамырны кимереп торалар. Югарыга карады: арыслан кое авызына килгән, аны көтеп тора. Аска карады: куркыныч бер аждаһа, кое төбендә тора. Башын күтәргән, утыз метр югарыдагы аягына якынлашкан. Авызы - кое авызы кебек киңдер. Коеның стенасына караса – чага торган зарарлы бөҗәкләр уратып алган. Агачның башына карады: бер инжир агачы икән. Фәкать шунысы гаҗәп, анда чикләвектән алып гранатка кадәр һәр төрле агачларның җимешләре бар. Әмма бу адәм начар уйлары, акылсызлыгы аркасында боларның гади эш түгеллеген аңлый алмады. Бу эшләр үз-үзенә була алмас. Бу гаҗәп эшләр эчендә ишетелмәгән бер тылсым бар. һәм бик бөек бер эшләүче булганын төшенә алмады. Шулай итеп, моның йөрәге һәм рух һәм акылы сизмәстән шушы авыр халәттән үксеп елап торган өстенә, нәфесе, гүя берни дә булмаган шикелле, тилереп, йөрәге һәм акылының елавын ишетмәмешкә салышып, үз-үзен алдатып, бер бакча эчендә утырган шикелле шул агачның җимешләрен ашый да башлады. Хәлбуки, ул җимешләрнең кайберләре агулы һәм бозык иде. Бер Кудси Хәдистә Җәнаб-ы Хак шулай дигән:
Ягъни; “Колым мине ничек таныса, аның белән шулай мөгамәлә итәрмен.”
Шулай итеп бу бәхетсез адәм, начар карашы, акылсызлыгы аркасында, күргәннәрен гади һәм шулай булырга тиеш дип уйлады һәм шул рәвешле мөгамәлә дә күрде һәм күрә һәм күрәчәк тә! Ни үлеп тә китә алмый, котылыйм дисә.. ни рәтләп яши дә алмый, шулай газап эчендә интегеп кала. Без дә, шул бәхетсез адәмне бу газапта калдырып китәрбез. һәм икенче кешенең хәлен күрербез.
Шулай итеп, бу мөбарәк акыллы зат китеп бара. Фәкать, кардәше кебек кыенлыклар кичерми. Чөнки, яхшы холыклы булуы аркасында, яхшы нәрсәләрне генә уйлар, һәрнәрсәнең яхшы ягын гына күрер. Үз-үзен саклап йөрер. Һәм кардәше кебек авырлык һәм мәшәкатьләр дә кичермәде. Чөнки канун һәм тәртипне белер, аларга буйсыныр. Җиңеллек күрер. Тынычлык һәм иминлек эчендә иркенлән китә. Бара торгач бер бакчага очрый. Эчендә матур чәчәк һәм җимешләр дә бар, караучысы булмаганлыктан пычрак нәрсәләр дә бар икән. Әүвәлге кардәше дә шундый бер бакчага кергән иде. Ләкин ул, пычрак, начар нәрсәләргә каранып шулар эчендә кайнашкан, күңелләрен болгатып бетергән. Гел ял итә дә алмыйча чыгып киткән иде. Ә бу зат исә, “Һәр нәрсәнең яхшысына кара” кагыйдәсен истә тотып, начар нәрсәләргә һич карамады. Яхшы нәрсәләрдән яхшы итеп файдаланды. Рәхәтләнеп ял итеп бакчадан чыгып китә.