СҮЗЛӘР | Сигезенче Сүз | 21
(19-24)
Соңыннан бара торгач бу да әүвәлге кардәше кебек зур бер чүлгә килеп керә. Көтмәгәндә, һөҗүмгә ташланучы бер арысланның тавышын ишетә. Курыкты. Шулай да кардәше кадәр үк курыкмады. Чөнки, яхшы уйлавы һәм гүзәл фикере булу сәбәпле: "Бу чүлнең бер Хуҗасы бар. Һәм бу арысланның да ул Хуҗаның кулы астындагы бер хезмәткәр булу ихтималы бар", - диеп, үзенә юаныч тапты. Әмма барыбер качты. Һәм алтмыш метр тирәнлектәге сусыз бер коега очрады, эченә сикерде. Кардәше кебек уртадагы бер агач ботагына кулы белән ябышты, һавада эленеп калды. Як-ягына карады: ике хайван бу агачның ике тамырын кисеп торалар. Өскә карады - арыслан, аска карады - бер аждаһа тора. Теге кардәше кебек үк гаҗәеп хәлләр күрде. Бу да шулай ук курку кичерде. Фәкать, кардәшенең куркуыннан мең мәртәбә азрак. Чөнки гүзәл әхлагы аңарга гүзәл фикер биргән, гүзәл фикер исә аңа һәр нәрсәнең яхшы ягын гына күрсәтә. Менә шушы сәбәптән дә инде ул шулай фикер йөртте: "Бу гаҗәп эшләр бер-берсе белән бәйләнгән булырга тиеш. Һәм бер боерык белән хәрәкәт итәләр кебек күренә. Шулай булгач бу эшләрдә бер тылсым бардыр. Әйе, болар, бер яшерен Хәким боерыгы буенча хәрәкәт итәләр. Димәк, мин ялгыз түгел, бу яшерен Хуҗа миңа карый; мине сыный, бер максат өчен мине монда җибәргән, башка бер урынга барсын диеп дәгъвәт итә". Шушы татлы курку һәм гүзәл фикердән аңарда бер кызыксыну уянды: Беләсе иде, мине сынап, үзен танытырга теләгән һәм шушы гаҗәеп юл белән мине бер максатка ирештерүче кем икән? Соңыннан, танырга теләү омтылышыннан тылсым хуҗасына карата мәхәббәт хисе пәйда булды һәм шушы мәхәббәттән тылсымны ачу теләге хасил булды һәм шул теләктән тылсым хуҗасын разый итәчәк һәм хушына китәчәк гүзәл бер халәт алу теләге барлыкка килде. Соңыннан агач башына карады - инжир агачы икән. Ләкин ботакларында меңләгән агч төрләренең җимешләре бар икән. Шулчак бөтен куркулары таралды. Чөнки катгый рәвештә аңлады ки: Бу агач - бер исемлектер, бер эчтәлектер, күргәзмә бер үрнәктер. Шул яшерен Хәким, бу агачка бер тылсым һәм могҗиза ярдәмендә бакчасындагы җимешләренең үрнәкләрен элеп куйган һәм бу агачны кадерле кунаклары өчен хәзерләп куйган сый урынына ишарәт буларак бизәгән булырга тиеш. Югыйсә, бер агач меңләгән агачларның җимешләрен бирә алмас иде. Соңыннан тылсымның ачкычыннан килгән илһам ярдәмендә кычкырып дога укый башлады: “Әй, бу җирләрнең Хакиме! Гомерем Синең кулыңда. Синнән ярдәм сорыйм. Сиңа хезмәтчемен, синең ризалыгыңны сорыйм һәм сине эзлимен.” Һәм бу догадан соң, коеның стенасы ярылып, искиткеч матур, күркәм һәм гүзәл бер бакчага ишек ачылды. Бәлки, аждаһа авызы ул ишеккә әверелдеме, һәм арыслан белән аждаһа ике хезмәтче сурәтен алып аны эчкә таба чакырдылар. Ә арыслан Хәтта бу кешегә буйсынучы бер ат рәвешенә үзгәрде.
Менә, әй, ялкау нәфесем! Һәм хыялый аркадашым!
Килегез! Бу ике кардәшнең хәлләрен чагыштырыйк. Һәм, яхшылык ничек итеп яхшылык китерер, начарлык ничек начарлык китергәнен күрик, белик.
Тавыш юк