СҮЗЛӘР | Сигезенче Сүз | 23
(19-24)
Менә кара! Ул ике кардәш исә, берсе – инанучы рух һәм изге йөрәктер, икенчесе – инанмаучы рух һәм гөнаһкар йөрәктер һәм ул ике юлның уң тарфрагысы исә, Коръән һәм иман юлыдыр. Сулдагысы исә, башбаштаклык һәм көферлек юлыдыр, ә ул юлдагы бакча исә, изгелек-начарлык, яхшы-яман, чиста-пычрак нәрсәләр бергә кушылып беткән кешелек җәмгыяте һәм мәдәнияте эчендәге вакытлы иҗтимагый тормыштыр. Акыллы кеше шулдыр ки:
кагыйдәсе белән эш йөртер, тыныч күңел белән барыр. Һәм ул чүл исә, шушы Җир һәм Дөньядыр, ә ул арыслан исә - үлем һәм әҗәлдер. Һәм ул кое исә, кеше бәдәне һәм яшәү заманыдыр, ә ул алтмыш метрлык тирәнлек исә – якынча һәм уртача алынган алтмыш еллык гомергә ишарәттер. Ә ул агач исә – кешенең яшәешедер, ә ул кара һәм ак ике тычкан исә - көн белән төндер һәм ул аждаһа исә, авызы кабер булган бәрзах галәменә һәм арихәткә илтүче юлдыр. Фәкать мөэмин өчен бу авыз, төрмәдән бер бакчага ачылучы ишектер. Ә кое сте-насындагы зарарлы хәшәрәтләр исә, дөнья бәлаләредер. Фәкать мөэмин кеше өчен гафләт йокысына талмас өчен Аллаһ-ы Тәгаләнең татлы кисәтүе һәм ягымлы эндәшүедер. Ә агачтагы ул җимешләр исә, дөнья нигъмәтләредер: Кәрим булган Җәнаб-ы Мутлак, аларны ахирәт нигъмәтләренең бер күргәзмәсе һәм хәтерләттерүче, һәм шуларның охшашы, һәм Җәннәт җимешләренә ия булучыларны дәгъвәт итүче үрнәкләр сурәтендә ясаган. Ә ул агачның берочтан мең төрле җимешләр бирүе исә, һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмаган Аллаһ кодрәтенең печать-тамгасына һәм Аллаһ тәрбиясенең печать-мөһеренә һәм табынырга иң лаеклы булучы Аллаһ солтанатының печать-имзасына ишарәттер. Чөнки: “бер генә төрле әйбердән һәрнәрсәне ясау” ягъни: бер туфрактан бөтен үсемлекләр һәм җимешләрне булдыру; бер судан бөтен хайваннарны бар итү; һәм гади бер ашамлыктан хайваннарның бөтен җиһазларын иҗат итү; моның белән бергә "һәрнәрсәдән бер әйбер ясау"... Ягъни, җан ияләренең ашаган гаять тә күп төрле ашамлыклардан шул җан иясенә гәүдәсенә махсус ит, тән тукымасы ясау кебек сәнгатьләр; Бер булучы, Мохтаҗлык кичермәүче, Үткән һәм Киләчәк Мәңгелекләрнең Солтаны булган Затның хосусый печать-тамгасыдыр, хосусый печать-мөһередер, охшатып булмас имзасыдыр. Әйе, бер әйберне күп әйбер һәм күп әйберне бер әйбер итү; һәр нәрсәнең Яратучысына хас һәм һәрнәрсәгә көче җитүче Аллаһка караган бер ишарәттер, бер аятьтер. Һәм ул тылсым исә, иман сере белән ачылучы яратлышының хикмәт середер, ә ул ачкыч исә,
дыр.
Тавыш юк