СҮЗЛӘР | Сигезенче Сүз | 22
(19-24)
     Карагыз, сул юлның бәхетсез юлчысы һәрвакыт аждаһның авызына менә төшәм, менә төшәм дип тора; тетрәп тора, ә бу бәхетлесе исә, җимешле һәм нурлы бер бакчага чакырыла. Һәм бу бәхетсез авыр бер өркү һәм каты курку эчендә йөрәге өзгәләнә, ә бу бәхетле исә ләззәтле бер гыйбрәт, татлы бер хәвеф, сөекле бер мәгърифәт эчендә гаҗәеп хәлләрне күзәтеп тамаша кыла. Һәм шул бәхетсез, вәхшәт, өметсезлек һәм ялгызлык эчендә газап чигә. Ә бу бәхетле исә, дуслык, өмет һәм якында күрешү шатыгы эчендә ләззәт кичерә. Һәм бу бәхетсез, үзен кыргый ерткычлар һөҗүменә хөкем ителгән халәттә итеп күрә, ә бу бәхетле исә, газиз бер мосафирдыр, юлчылары булган кунак кабул итүче юмарт Затның гаҗәеп хәзмәткәрләре белән дуслашып күңел ачкан халәттә күрә. Һәм теге бәхетсез, тыштан ләззәтле булып күренгән, чынында агулы булган җимешләрне ашавы аркасында газабын тагын да көчәйтә. Чөнки ул җимешләр бары үрнәк кенә. Асылларын сорап, шуларын алу өчен кабып карарга, тәмен белергә рөхсәт бар. Әмма хайван кебек эчне тутырырга рөхсәт юктыр һәм шушы бәхетле исә татып карар, эшне аңлар. Ашавын соңракка калдырыр һәм шуны көтеп ләззәт кичерер. Ә ул бәхетсез үз-үзенә зыян салган. Көн кебек ачык гүзәл бер хакыйкатьне һәм нурлы бер халәтне, сукырлыгы аркасында юк нәрсәне бар итеп үзенә үк зыян китерүче, караңгы бер җәһәннәм рәвешенә китергән. Ни шәфкать күрергә лаек, ни башкасына шикаять итәргә хакы бар.
     Мәсәлән: Бер адәм, матур бер бакчада, туган-тумачасы арасында, җәй уртасында күңелле халәттәге торышына канәгать итмичә үзен пычырак эчкеләр белән сәрхүш итеп үзен кыш уртасында, ерткычлар эчендә ач, ялангач дип уйлап акырып- бакырып еларга тотынса, ничек итеп бу шәфкатькә лаек булмый... Үз-үзенә золым итә. Дусларын еркычлар дип күреп, аларны түбәнсетә. Менә бу бәхетсез дә шуның кебектер, ә бу бәхетле исә эшнең асылын күрер. Хакыйкать исә гүзәлдер. Хакыйкатьнең матурлыгын төптән үк аңлап, хакыйкать иясенең камиллегенә хөрмәт күрсәтер. Рәхмәтенә лаек булыр. Шул рәвешле “Начарлыкны үзеңнән, яхшылыкны Аллаһтан дип бел” дигән Коръннең сере уртага чыга. Тагын болар кебек башка аермаларны чагыштырсаң аңларсың: Беренчесенең нәфесе, аңа мәгънәви җәһәннәм хәзерләгән. Ә икенчесенең яхшы нияте, яхшы уйлары, яхшы әхлагы, яхшы фикерләре, аны бөек бер ихсан һәм бәхеткә, өстенлеккә һәм бәрәкәткә ирештергән.
     Әй, нәфсем! Һәм әй, минем белән бергә бу хикәяне тыңлаган кеше!
     Әгәр бәхетсез кардәш булырга теләмәсәң, ә бәхетле кардәш кебек булырга теләсәң, Коръәнне тыңла һәм кануннарына буйсын һәм аңа ябыш һәм хөкемнәре белән гамәл кыл.
     Бу хикәядәге хакыйкатьләрне әгәр аңлый алгансың икән, диннең, дөньяның, кешенең, иманның асыл мәгънәләрен шуларга тәңгәл китереп чагыштыра алырсың. Әһәмиятлеләрен мин сөйләрмен. Нечкәлекләрен үзең чыгар.
Тавыш юк