СҮЗЛӘР | Сигезенче Сүз | 24
(19-24)
Аждаһа авызының бакча капкасына әйләнүе исә: Кабернең, адашкан һәм азгын кешеләр өчен куркыныч һәм хәтерсезлек эчендә зиндан шикелле кысып торучы һәм аждаһа карыны шикелле тар бер мәзарга ачылучы, ә Коръән һәм иман әһле булган мөэминнәр өчен дөнья зинданынннан мәңгелек бакчага һәм имтиһан мәданыннан Җәннәт бакчаларына һәм тормыш авырлыкларыннан Рахман Аллаһның рәхмәтенә ачылучы бер капка булуына ишарәттер. Ә ерткыч арысланның кулга ияләштерелгән бер хезмәткәргә һәм җигүле атка әйләнүе исә: Үлемнең адашкан кешеләр өчен бөтен яраткан әйберләреннән ачы бер аерылудыр. Һәм үзенең ялган дөнья җәннәтеннән чыгарылып, куркыныч һәм ялгызлык эчендәге мәзар зинданына атылу һәм төрмә булса, ә Коръән әһелләре өчен, теге галәмгә киткән иске дус һәм сөйгәннәре белән кавышырга бер сәбәптер. Һәм асыл ватанына һәм мәңгелек бәхет урынына керергә бер мөмкинлектер. Һәм дөнья зинданыннан Җәннәт бакчасына чакыручы бер дәгъвәттер. Һәм Рахман-ы Раһимнең юмартлыгыннан үз хезмәтең өчен бүләк алырга бер чиратка басудыр. Һәм тормыш вазыйфасы авырлыгыннан бер котылудыр. Һәм коллык һәм имтиханның хәзерлегеннән бер ялга чыгудыр.
Җыеп әйткәндә: Фани тормышны төп максат итеп куйган һәр кем, тышкы яктан җәннәт эчендә яшәгән булып күренсә дә, чынында җәһәннәмдәдер һәм мәңгелек хәятка җитди юнәлгән һәр кем исә – ике дөнья сәгадәтенә ирешкән булыр. Дөньясы никадәр кыен һәм михнәтле булса, дөньясын Җәннәтне көтү залы рәвешендә күргәне өчен, хуш күрер, түзәр, сабырлык эчендә шөкер итәр...
***
Тавыш юк