Һәм кеше рухы өчен иң чиста шатлык һәм инсан йөрәге өчен иң саф сөенеч, шушы Мәхәббәтуллаһ эчендәге “рухый ләззәт”тер. Әйе, бөтен хакыйкый бәхет, чиста шатлык, татлы нигъмәт һәм саф ләззәт әлбәттә Мәгърифәтуллаһ һәм Мәхәббәтуллаһтадыр. Алар ансыз була алмас. Җәнаб-ы Хакны таныган һәм сөйгән кеше чиксез бәхеткә, нигъмәткә, яктылыкка, шатлыкка я инде лаектыр, я дә һичшиксез лаек булачактыр. Аны чын мәгънәсендә танымаган һәм сөймәгән кеше, мәгънәви һәм мадди яктан чиксез фәкыйрьлеккә, кайгыларга һәм шөбһәләргә дучар булыр. Әйе, шушы тынгысыз дөньяда, ваемсыз кешеләр арасында, нәтиҗәсез бер тормышта, беркеме булмаган, яклаучысыз бер сурәттә; көчсез, мескен бер кеше бөтен дөньяның солтаны да булса күпме бәясе булыр иде. Менә шушы ваемсыз кешеләр арасында, шушы тынгысыз фани дөньяда кеше әгәр хуҗасын танымаса, бөтен барлыкның иясен тапмаса, аның никадәр аптырашта калган бичара икәнен һәркем аңлар. Әгәр хуҗасын таба алса, бөтен галәмнең солтанын таныса, ул вакыт, чиксез рәхмәтенә сыеныр, кодрәтенә таяныр. Шушы вәхши дөнья күңел юанычына әйләнер һәм бер сату-алу урынына үзгәрер. Шушы унбер тәүхид кәлимәсенең һәрберендә берәр сөенечле хәбәр бар. Һәм бу сөенечле хәбәрдә берәр шифа, һәм шул шифада берәр “мәгънәви ләззәт” булыр. та шундый бер сөенеч бар: Чиксез ихтыяҗларга чумган, бик күп дошманнарының һөҗүмнәренә юлыккан кеше рухы, бу сүздә шундый бер ярдәм үзәге табар ки, бөтен хәҗәтләрен аңа тәэмин итәчәк Рәхмәт хәзинәсенең ишекләрен ачар һәм шундый бер таяну ноктасы табар ки: бөтен дошманнарының явызлыкларыннан коткарачак бер чиксез кодрәт хуҗасы булган үз Ходасын, үз Яратучысын белдерер һәм таныттырыр, хуҗасын күрсәтер, Солтаны кем булуын күрсәтеп бирер. Һәм шул күрсәтүе ярдәмендә йөрәген явыз кыргыйлыктан һәм рухын ачы хәсрәттән коткарып, мәңгелек бер куаныч, даими бер шатлык тәэмин итәр.