Һәм әйтер ки: Күңелең белән яраткан һәм бәйләнешең булган, хәсрәтләрдән тәэсирләнеп калган һәм үзгәртә алмаган шушы галәм – бер Кадире Рәхимнең милкедер. Милекне Хуҗасына тапшыр, Аңа калдыр.. җәфасын түгел, рәхәтен күр. Ул һәм Хәкимдер, һәм Рахимдер. Милегендә теләгәненчә идарә итәр, үзгәртер. Куркуга төшкән заман, Ибраһим Хаккы кебек: “Мәүла күрик нишләр, нишләсә гүзәл эшләр.” дип әйт, тәрәзәләрдән күзәт, эчләренә кермә.
Ягъни мактау һәм дан, макталу һәм шөкер ителү хисе Аңа хастыр, Аңа лаектыр. Димәк, нигъмәтләр Аныңдыр һәм Аның хәзинәсеннән чыгар. Хәзинә исә даимидер. Менә, бу сүз, шундый сөенеч биреп әйтә ки: Әй инсан! Нигъмәтнең бетүеннән газап чикмә. Чөнки рәхмәт хәзинәсе сансыз. Һәм ләззәтнең югалуын уйлап, бу хәсрәттән кайгырма. Чөнки, ул нигъмәт җимеше бер чиксез рәхмәтнең нәтиҗәседер. Агачы мәңгелек булса, җимеше китсә дә, аның урынына килүче башкасы бар. Нигъмәтнең ләззәте эчендә, шул ләззәттән йөз дәрәҗә тагын да ләззәтлерәк булган рәхмәт ягымлылыгын хәмед (мактау) белән төшенеп, ләззәтеңне, бердән йөз дәрәҗәгә кадәр күтәрә алырсың. Ничек данлыклы бер падишаһның сиңа бүләк иткән бер алмасының ләззәте эчендә йөз, бәлки, мең алманың ләззәтеннән өстенрәк булган шаһларча бер хөрмәт күрсәтүен сиңа таттырыр, тойдырыр. Шуның кебек үк: сүзе белән, ягъни хәмед һәм шөкер белән, ягъни нигъмәттән нигъмәт бирелүне хис итү белән; ягъни Нигъмәт бирүчене тану белән һәм нигъмәт бирелүне төшенү белән, ягъни Аның рәхмәтенең ягымлылыгын һәм шәфкатенең сиңа юнәлүен һәм нигъмәт бирелүнең дәвамын төшенү белән; нигъмәттән мең дәрәҗә тагын да татлырак, мәгънәви бер ләззәт капкасын сиңа ачар.