Әй бичаралар! Каберстанга күчкән вакыт: “Ах! Малыбыз харап булып, эшләребез юкка чыкты; шушы матур һәм киң дөньядан китеп, тар бер туфракка кердек” дип әйтмәгез.. кычкырып елап, өметсез булмагыз... Чөнки: Сезнең һәр нәрсәгез сакланып куела. Һәр гамәлегез язылгандыр. Һәр хезмәтегез теркәлгәндер. Хезмәтегезнең хакын бирәчәк, һәр яхшылык кулында һәм һәр изгелекне башкара алырлык бер Зат-ы Зүлҗәлал, сезне җәлеп итеп, җир астында вакытлыча гына тотар. Соңыннан үз янына алдырыр. Нинди бәхет сезгә, хезмәтегезне һәм вазифагызны бетердегез. Зәхмәтегез бетте; рәхәткә һәм рәхмәткә барасыз... Хезмәт, мәшәкать бетте; әҗер алырга барасыз.
Әйе, үткән язның гамәл дәфтәренең битләре һәм хезмәтләренең кечкенә сандыклары булып торучы орлыкларны, төшләрне саклаучы.. һәм киләсе язда гаять гаҗәеп, асылыннан бәлки йөз дәрәҗә тагын да бәрәкәтле, бай бер сурәттә саклаучы, тормышка ашыручы Кадир-е Зүлҗәлал, әлбәттә, сезнең дә тормыш нәтиҗәләрегезне шулай ук саклый һәм хезмәтегез өчен күп тапкырлар арттырып әҗерен бирәчәктер.
УНЫНЧЫ КӘЛИМӘ:
Ягъни, Ул Бердер, Тиңдәшсездер; һәрнәрсәгә көче җитәдер. Һичбер нәрсә Аңа авыр килмәс. Бер язны бар итү, Аңа бер чәчәк кебек җиңелдер. Җәннәтне бар кылу, бер яз кадәр Аңа рәхәттер. Һәр көндә, һәр елда, һәр гасырда иҗат иткән яңадан-яңа сансыз мәхлуклары; чиксез кодрәтенә, чиксез телләр белән шәһадәт итәрләр. Менә бу сүз дә, шулай итеп шатлык китерер. Әйтер ки: Әй инсан! Эшләнгән хезмәтең, кылган гыйбадәтең бушка китмәс. Бер бүләкләнү җире, бер бәхет урыны синең өчен әзерләнгәндер. Синең шушы фани дөньяң урынына, мәңгелек бер Җәннәт сине көтәр. Гыйбадәт иткән һәм таныган Бөек Яратучыңның вәгъдәсенә ышан һәм иман ит. Аңа вәгъдәсендә тормау мөмкин эш түгелдер. Кодрәтендә һичбер яктан кимчелек юктыр. Эшләренә гаҗизлек карыша алмас. Синең кечкенә бакчаңны барлыкка китергән кебек, Җәннәтне дә шулай ук синең өчен хасил итә алыр һәм хасил иткән һәм сиңа вәгъдә дә иткән. Һәм вәгъдә иткәне өчен, әлбәттә сине аның эченә алачак. Әгәр Үз күзләребез белән күреп торабыз икән: һәр елны, җир йөзендә хайваннарның һәм үсемлекләрнең өч йөз меңнән артык төрләрен һәм милләтләрен кимчелексез тәртип һәм үлчәү белән, камил тизлек һәм җиңеллек белән тергезеп тормышка китерер. Әлбәттә, шундый бер Кадир-е Зүлҗәлал вәгъдәсен җиренә җиткерә алырлык көчтәдер. Һәм әгәр; һәр елда, шундый бер Кадир-е Мутлак, Хәшер һәм Җәннәтнең үрнәкләрен меңнәрләгән ысулда иҗат итә икән. Һәм әгәр; бөтен күкләрнең игъланнары белән мәңгелек бәхетне вәгъдә итеп, Җәннәт белән сөендерә икән. Һәм әгәр; бөтен гамәлләре һәм эшләре хак вә хакыйкать, туры һәм җитди икән. Һәм әгәр; әсәрләренең шаһитлеге белән, бөтен камиллекләр, Аның чиксез камиллегенә дәлиллек һәм шаһитлек итә икән.