МӘКТҮБАТ | Егерменче Мәктүп | 7
(3-9)

     Бу тормыш корабының никадәр кыйммәтле булуын; һәм никадәр матур файдалар бирүен; һәм бу кораб хуҗасының заты никадәр Кәрим вә Рәхим булуын төшен, сөен һәм шөкер ит, һәм аңла ки: Вазифаны төгәллек белән башкарган вакыт, шул корабның биргән бөтен нәтиҗәләре, бер тарафтан синең гамәл дәфтәреңә күчәр, сиңа бакый бер тормыш тәэмин итәр, сине мәңгегә тере итәр.

     ҖИДЕНЧЕ КӘЛИМӘ:

      Ягъни, үлемне бирүче Улдыр. Ягъни: Тормыш вазифасыннан ирекле итәр; фани дөньядан урынын алмаштырыр; хезмәт авырлыгыннан азат итәр. Ягъни: Фани тормыштан, сине мәңгелек тормышка алыр. Шуңа күрә, бу сүз, шушындый фани булган җен һәм кешегә кычкырып сөйләр; әйтер ки:

     Сезгә шатлык! Үлем – бетү түгел, һичлек түгел, фәна түгел, югалу түгел, сүнү түгел, мәңге аерылышу түгел, юклык түгел, очраклылык түгел, хәрәкәтләнмичә череп бетү түгел.. бәлки Рәхим булган Хәким Гамәл башкаручы тарафыннан бирелүче бер иректер, бер урын алмаштырудыр. Мәңгелек Бәхет тарафына, асыл ватаннарына бер чакырудыр. Йөз дустыңның туксан тугызы җыелган бәрзах галәменә бер кавышу ишегедер.

     СИГЕЗЕНЧЕ КӘЛИМӘ:

      Ягъни, бөтен галәмнең барлыкларында күренгән һәм мәхәббәт сәбәбе булган камиллек, матурлык һәм яхшылыкның чиксез бер дәрәҗәсе өстендә бер гүзәллек, камиллек һәм изгелек хуҗасының һәм бөтен сөйгәннәрне алмаштырырлык, гүзәллегенең бары бер генә чагылышы да җитәрлек булган бер Мәңгелек Аллаһ, Мәңгелек Яратучының башы һәм соңы булмаган бер мәңге дәвам итүче тормышы бар ки; юкка чыгудан һәм юк булудан ерак, түбән җитешсезлекләр һәм кимчелекләрдән азаттыр. Менә шушы сүз, җен һәм кешегә, бөтен акыл ияләренә һәм мәхәббәт, гыйшык әһелләренә игълан итәр: “Сезләргә сөенеч, яратканнарыгыздан мәңгелеккә аерылышу яраларын дәвалап, дару сөртүче Бакый бер Яратучыгыз бар. Чынлыкта Ул бар һәм мәңгелек, башкалары нинди булса булсын, кызыкмагыз.” Бәлки бу яраткан нәрсәләрегездәге мәхәббәтнең сәбәбе булган матурлык һәм изгелек, намус һәм камиллек, шушы Бакый Яратучының мәңгелек гүзәллеге чагылышының, күп пәрдәләр аша кичеп үткән бик тә зәгыйфь бер күләгәсенең күләгәседер. Аларның азаюы сезне борчымасын. Чөнки, алар үзенә бер төрле көзгеләрдер. Көзгеләрнең үзгәрүе күз камаштырырлык матурлыкның чагылышын яңартыр, матурлатыр. Әгәр Ул бар икән, һәрнәрсә бар.

     ТУГЫЗЫНЧЫ КӘЛИМӘ:

     Ягъни, һәр изгелек Аның кулындадыр. Ясаган  һәр яхшылыкларыгыз Аның дәфтәренә күчәр. Эшләнгән һәр изге гамәлләрегез Аның каршында теркәлер. Нәкъ менә шушы сүз җен һәм кешеләргә аваз салып, сөенечле хәбәр бирә. Шулай ди:

Тавыш юк