МӘКТҮБАТ | Егерменче Мәктүп | 9
(3-9)

     Һәм һичбер яктан кимчелек вә җитешсезлек Анда юк икән. Һәм әгәр; вәгъдәдә тормау, каршылык, ялган һәм алдату иң ямьсез бер холык, кимчелек һәм җитешсезлек икән. Әлбәттә һәм әлбәттә, Ул Кадир-е Зүлҗәлал, Ул Хаким-е Зүлкәмал, Ул Рәхим-е Зүлҗәмал вәгъдәсен җиренә җиткерәчәк; мәңгелек бәхет ишеген ачачак; Адәм атагызның асыл ватаны булган Җәннәткә сезне, әй иман әһелләре, кертәчәктер.

     УНБЕРЕНЧЕ КӘЛИМӘ:

     Ягъни, сәүдә һәм буйсынып хезмәт итәр өчен, мөһим вазифалар белән, бу имтихан җире булган дөньяга җибәрелгән инсаннар; сатуларын төгәлләп, вазифаларын бетереп һәм хезмәтләрен тәмамлаганнан соң, кабаттан аларны җибәргән Бөек Яратучыларына әйләнеп кайтачаклар һәм Юмарт Хуҗалары белән кавышачаклардыр. Ягъни, бу фани җирдән китеп, бакый җирдә бөек хозурга ирешәчәкләр. Ягъни, сәбәп ыгы-зыгысыннан һәм арадашчыларның караңгы пәрдәләреннән котылып, мәңгелек патшалыгы урынында Рәхимле Раббыларына пәрдәсез кавышачаклар. Турыдан-туры һәркем үзенең Яратучысы, гыйбадәт кылган Заты, Раббы, Хөкемдары, Патшасы кем булуын беләчәк һәм табачаклар. Нәкъ менә шушы сүз бөтен сөенечләрнең өстендә, шундый сөенеч китерә. Һәм әйтә ки:

     Әй инсан! Беләсеңме икән, син кая барасың? Һәм кая юнәлтеләсең? Утыз Икенче Сүзнең ахырында әйтелгән кебек: Дөньяның мең еллык бәхетле тормышы, бер сәгатенә дә тиң тормаслык Җәннәт тормышының һәм шул Җәннәт тормышының да шулай ук мең елы; бер сәгать матурлыгын күрүгә тиң тормаслык бер Җәмил-е Зүлҗәлалның рәхмәт даирәсенә һәм хозур мәртәбәсенә барасың. Акылларыгызны алырлык, шашып һәм үлеп гашыйк булган гомере чикле яраткан нәрсәләрдәге һәм бөтен дөньяви барлыклардагы күркәмлек һәм матурлык, Аның матурлыгы чагылышының һәм гүзәл исемнәренең бер төрле күләгәсе.. һәм бөтен Җәннәт, бөтен гүзәллеге белән, рәхмәтенең бер чагылышы.. һәм бөтен шашып яратулар, мәхәббәтләр, күркәмлекләр, чибәрлекләр бер мәхәббәтенең балкышы булган Мәңгелек бер Затның, Мәңгелек бер Яратучының хозур даирәсенә барасыз. Һәм мәңгелек сыйлану урыны булган Җәннәткә чакырыласыз. Шулай булгач, кабер ишегенә елап түгел,  көлеп керегез. Һәм бу сүз мондый шатлык китерә, әйтә ки:

     Әй инсан! Һәлакәткә, юклыкка, һичлеккә, караңгылыкка, онытулыга, черүгә, таркалуга һәм артык күп аллалык эчендә буылырга китәм дип уйламагыз! Сез һәлакәткә түгел, мәңгелеккә китәсез. Юклыкка түгел, мәңге яшәүгә чакырыласыз. Караңгылыкка түгел, нур галәменә китәсез. Хакыйкый Хуҗа һәм Маликнең тарафына китәсез.. һәм Мәңгелек Солтанның сараена әйләнеп кайтасыз. Күплек эчендә буылырга түгел, вәхдәт (берлек) даирәсендә ял итәчәксез. Аерылышуга түгел, кавышуга таба юнәләсез...

* * *
Тавыш юк