МӘКТҮБАТ | Егерменче Мәктүп | 5
(3-9)

     Ягъни, мәгънәви яктан шулай дип әйтер: Аллаһ бердер. Башка әйберләргә мөрәҗәгать итеп үзеңне ялыктырма, аларга түбәнсенеп, ярдәме өчен коллык итәргә мәҗбүр калма, аларга ялынып башыңны имә, аларның артыннан йөреп, үзеңә авырлык салма, алардан куркып тетрәмә... Чөнки, Галәмнәрнең Солтаны бердер, һәрнәрсәнең ачкычы Аның янында; һәр әйбернең йөгәне Аның кулындадыр; бар нәрсә дә Аның әмере белән хәл ителер. Аны тапкансың икән, һәр теләгәнеңне таптың; чамадан тыш рәхмәтле булып калу хисеннән, куркулардан котылдың дигән сүз.

     ӨЧЕНЧЕ КӘЛИМӘ:

   Ягъни, илаһлыгында һәм солтанлыгында ничек тиңдәше булмаганы кебек; “Аллаһ” бер булыр, күп санлы була алмас. Рубубиятендә һәм эшләрендә һәм иҗат итүендә дә шулай ук иптәше юктыр. Кайвакыт шулай булгалый; солтан бер булыр, хакимлегендә уртагы булмас.. ләкин башкарылачак эшләрендә, хезмәткәрләре аның арадашчылары булып саналырлар һәм аның янына кем генә кермәсен, киртә булып торырлар. “Безгә дә мөрәҗәгать ит” дип әйтерләр. Фәкать, Үткәннең һәм Киләчәкнең Солтаны булган Җәнаб-ы Хак, хакимлегендә иптәше булмаганы кебек, Рубубиятендә дә шулай ук иптәшләргә, арадашчыларга мохтаҗ түгелдер. Әгәр әмере һәм теләге, көч һәм кодрәте булмаса, һичбер әйбер, һичбер нәрсәгә катыша алмас. Һәркем Аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Иптәше һәм арадашчысы булмаганлыктан, ул мөрәҗәгать итүче кешегә: “Рөхсәт юк, Аның янына керә алмассың” дип әйтелмәс.

     Шулай итеп, бу сүз кеше рухы өчен шундый бер шатлык бирер: Иманын кулында тота алган кеше рухы; тоткарлыксыз, пәрдәсез, киртәсез, каршылыксыз; һәр хәлендә, һәр теләгендә, һәр мизгелдә, һәр җирдә шушы үткән һәм киләчәк мәңгелекләре, рәхмәт хәзинәләре иясе һәм сәгадәт (бәхет) байлыкларының хуҗасы булган Җәмил-е Зүлҗәлал, Кадир-е Зүлкәмалнең хозурына кереп, бөтен хәҗәтләрен сорый алыр. Һәм рәхмәтенә ирешеп, кодрәтенә таянып, тулы бәхет һәм шатлыгын казана алыр.

     ДҮРТЕНЧЕ КӘЛИМӘ:

     Ягъни, милек тулаем Аныңдыр. Син һәм Аның милке, һәм колы, һәм милегендә хәрәкәт итәсең. Шушы сүз, шундый шифалы бер шатлык бирә һәм әйтә: Әй инсан! Син үзеңне үзеңә хуҗа дип уйлама. Чөнки син үзеңне идарә итә алмассың, бу йөк авырдыр. Ялгыз башыңа саклап тора алмассың, бәлалардан сакланып, кирәкле нәрсәрләрне җиренә җиткерә амассың... Шулай булгач, файдасыз борчуларга төшеп газап чикмә, милек башкасыныңдыр. Ул Малик (Патша), һәм Кадирдер, һәм Рахимдер; кодрәтенә таян, рәхмәтен гаеп итмә. Кайгыларны ташла, кәефеңе күр. Зәхмәтләрне ат, шатлыгыңны тап...

Тавыш юк