Димәк, хәзрәте Адәмнең җәннәттән чыгарылуы Аллаһның хикмәтенә вә рәхмәтенә муафыйктыр. Шуның кебек үк кяферләрнең дә җәһәннәмгә керте-лүе - хактыр вә гаделлектер. Гәрчә кяфер аз гына гомердә гөнаһ эшләгән икән, ул гөнаһ эчендә дә чик-сез җинаять булыр. Чөнки көфер - бөтен галәмдәге барлыкларны хурлаудыр һәм кыйммәтләрен түбән төшерүдер. Ягъни, Аллаһ тарафыннан бар ителгән барлык нәрсәләрне Вахданияткә (Аллаһның барлы-гына һәм берлегенә) шәһадәтләрен ялганлаудыр һәм барлыкларның көзгеләрендә чагылып күренә торган Аллаһның исемнәрен танымаудыр. Шуңа күрә бар-лыкларның хакын кяферләрдән алыр өчен, галәмнә-рнең солтаны булган Каһһары Зөл-Җәлалныд (Ал-лаһның) кяферләрне мәңге җәһәннәмгә атуы хак-тыр вә гаделлектер. Чөнки бу чиксез көфер җиная-тен эшләгән кешегә Аллаһның чиксез газабы лаек булыр.
ИКЕНЧЕ СОРАВЫГЫЗ: Шайтаннарның яраты-луына сәбәп нәрсәдер? Җәнабе Хак шайтаннарны һәм аларның шәррләрен, явызлыкларын бар итүнең хикмәте нәрсәдә икән? Шәррнең бар ителүе шәрр түгелмедер?
ҖАВАП: Алай түгел! Хәлкъ-ы шәрр - шәрр түгел, бәлки кәсб-и шәрр - шәррдер. Ягъни шәррнең яра-тылуы - шәрр түгел; Аларны эшләү, эшләп гөнаһ казану шәрр буладыр. Чөнки яратылу һәм бер нәрсәне иҗат итү бөтен нәтиҗәләргә карар. Кеше-нең кәсебе исә, хосусый рәвештә булганы өчен, хо-сусый нәтиҗәләргә карар. Мәсәлән, яңгыр яууның меңнәрчә нәтиҗәсе бардыр, барысы да яхшыдыр. Кайбер кешеләр яңгырдан зарар күрсә, "Яңгырның яудырылуы рәхмәт түгел" дип әйтәләр; алай әйтергә ярамый. һәм "Яңгырның яудырылуы шәррдер" дип хөкем чыгару да дөрес түгел. Бәлки, ул кеше яңгыр-дан яхшы файдалана белмәде. Шуның өчен яңгыр аның үзенә шәрр булды. Һәм утның барлыкка ките-релүендә дә бик күп файдалар бардыр, барысы да яхшыдыр. Ләкин кайбер кешеләр, утны яхшы кул-лана белмәү (сәбәпле, уттан зарар күрсәләр, "Утныц яратылуы шәррдер" дип әйтергә хаклары юктыр. Чөнки ут ул кешене яндыру өчен бар ителмәгән. Бәлки ул кеше, ашын пешергән утка кулын тыгып, зарар күрде. Үзенә хезмәт өчен бар ителгән утка до шман булды. Ягъни, ут ул кешенең кулын пешергән булса, моның гаебе утта түгел, аның үзеннәндер.