НӘТИҖӘ. Күп хәер өчен азрак шәрр кабул ите-лер. Ягъни бер нәрсәнең хәере күбрәк, шәрре азрак булса, ул нәрсәнең хәере күбрәк булганы өчен, ка-бул ителер. Әгәр аз шәрр булмасын дип, күп хәерлә-ре булган аз бер шәрр ташланса, ул вакыт күп шәррләр килер.
Мәсәлән, җиһадка (дин һәм милләт өчен булган сугышка солдат җибәргән вакытта, әлбәттә, кайбер бәләкәй авырлыклар булыр; кайбер кешеләр шәһид булып, мал-мөлкәт тә юкка чыгар. Фәкать ул җиһад-та күп хәерләр бардыр ки, Ислам дине һәм мөсел-ман милләте кяферлернең басып алуыннан котылып, сәламәт булыр. Әгәр аз шәрр булмасын дип, җиһад ташланса, ул вакыт күп хәерләр киткәннән соң, күп шәррләр килер. Бу - бик зур золымдыр.
Мәсәлән, гангрена булган һәм киселүе дә мәҗбүри булган бер бармакның киселүе хәердер. Хәлбуки, ул күренә торган бер шәррдер. Бармак киселмәсә, кул киселер; ул чакта күп шәрр булыр.
Шулай итеп, галәмдәге шәррларнең, зарарларның һәм шайтаннарның яратылуы - шәрр һәм ямьсезлек түгелдер. Чөнки алар бик күп мөһим хәерле нәтиҗәләр өчен бар ителгәннәр. Мәсәлән фәрештәләргә шайтаннар кагылмавы сәбәпле, тәрәкәыятьләре (алга үсешләре) юктыр, дәрәҗәләре дә үсмәс. Шулай булгач, хайваннарның да, шайтан-нарның кагылмаганы өчен, дәрәҗәләре үсмидер, кимдер. Инсанияттә исә мәгънәви үсеш дәрәҗәләре вә түбәнгә төшү дәрәҗәләре чиксездер. Нәмрудлар-дан, фиргавеннәрдән башлап ихлас күңелле әнбия вә әүлияларга кадәр бик озын мәгънәви дәрәҗәләрнең арасында үзгәрешләр булыр. Күмер кебек булган кяфер рухларны олуг мөэмин рухлардан аерыр өчен һәм имтихан булсын өчен, шайтан-нар яратылды һәм пәйгамбәрләр белән илаһи китап-лар иңдерелде.